Төзекләндерелгән тарихи Мәчкәрә мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды

06 июнь 2025 ел 04:34
Төзекләндерелгән тарихи Мәчкәрә мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды

Бүген бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк бәйрәм чаралары башланды. Җөмһүриятебездә төп бәйрәм тантанасы Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Кукмара районының Мәчкәрә авылында реставрацияләнгән тарихи беренче Җәмигъ мәчетендә узды. Гает хөрмәтенә тарихи мәчет комплекслы реставрациядән соң үз ишекләрен ачып җибәрде. Мәчет белән танышу, бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен мәчеткә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Аңа шулай ук республика һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, танылган дин һәм татар җәмәгать эшлеклеләре, Үтәмешевлар нәселе вәкилләре кушылды.

Тарихи мәчеттәге бәйрәм, башка мәчетләрдәге кебек, Коръән укудан башланып китте. Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов “Әл-Фәтиха”, “Әл-Кәхф”, “Ән-Нәбә”, “Әл-Җомга” сүрәләрен укыды.

Төп-төгәл иртәнге сәгать өч тулгач, Камил хәзрәт, мөселманнарны сәламләп, бәйрәм вәгазен укырга кереште. Гаетнең турыдан-туры трансляциясен «ТНВ Татарстан» и «ТНВ Планета» каналларыннан карарга мөмкин иде.  

Татарстан Мөфтие туры эфирда дин кардәшләребезне сәламләде һәм бүген ике бөек бәйрәмне – җомга көнен һәм Гыйд әл-әдха – Корбан гаетен каршы алуыбызны билгеләп үтте. Аннан соң Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан килеп ирешкән котлауларын укыды.

Камил хәзрәт, гет вәгазенә керешеп, бүген бәйрәмне яңартылган тарихи мәчеттә каршылауларын хәбәр итте. “Аны 1791 елда иң бай татар сәүдәгәрләренең берсе Габдулла Үтәмешев үз акчасына салдыра. Габдулла Үтәмешев – безнең өчен искиткеч үрнәк! Тирә-юньдә аның байлыгына да, юмартлыгына да тиңнәр булмаган. Бу шәхес Россиянең төрле почмакларында 150 мәчет салдырган! Күрәсезме, милләтебезнең иман дәрәҗәсе нинди булган. Революциягә кадәр татар байлары бик зур милекләргә ия була – ни өчен шулай? Чөнки алар акчаларын дин-мәгърифәтчелек юлында сарыф иткән, ә зәкят һәм сәдака малны киметми, киресенчә арттыра гына. Чынлыкта, байлык – ул Аллаһтан сынау. Байлык – безнеке түгел, Аллаһныкы, мохтаҗларның өлеше ул. Әгәр дә байлыгыңны Аллаһ кушканча өләшсәң, Ул аны сиңа арттырып бирә”, – дип сөйләп үтте Камил хәзрәт.

Аннан соң Татарстан Мөфтие Корбан гаетенең мәгънәсен аңлатып үтте. “Ул Раббыбызга сансыз нигъмәтләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, малларыбызның иң яхшысын сайлап алып, Аның ризалыгы өчен корбан китереп, мохтаҗларга таратып, Аңа үзебезнең тугрылыкны исбат итәргә мөмкинлек бирә. Ибраһим һәм Исмәгыйль (галәйһимәсәлам) күрсәткән тугрылык – тиңсез, әлбәттә. Күпме генә корбан чалсак та, без аларның үрнәген беркайчан кабатлый алмабыз. Аллаһ бездән андый зур корбаннар таләп итми дә. Ул аңа мохтаҗ түгел! Ләкин әгәр дә без Раббыбыз кушканнарны үтәсәк, Ул тыйганнардан тыелсак, шул да җитәр иде. Коръәндә болай диелә:

لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَكِن يَنَالُهُ التَّقْوَى منكم

“Аларның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тик тәкъвалык кына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 аять)».

Камил хәзрәт, күңелләргә үткәреп, кардәшләребезнең бер өлеше хаҗда булуын, икенчеләре махсус хәрби операциядә хезмәт итүен хәбәр итте. Ул туры эфирда мөселман хәрбиләре, Ватаныбызны саклаучыларга мөрәҗәгать итте, ихлас сәламнәр җибәрде һәм бәйрәм белән котлады. Алар өчен һәрвакыт догада булуларын, гаетне тыныч күк астында каршыларга мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Мөфтиенең бүгенге бәйрәм мөрәҗәгате Пәйгамбәрнең саубуллашу вәгазенә багышланды. Ул дин кардәшләребезне Рәсүлебезнең соңгы нәсыйхәтләре – кешелек дөньясына соңгы васыяте турында сөйләшергә чакырды, аларның бүгенге көн белән бик аваздаш булуын әйтте. Шулардан – пәйгамбәребезнең  өмммәткә әйтелгән иң мөһим мөрәҗәгате кешеләрнең – бертигезлегенә, милләтчелекнең булмавына кагыла. Камил хәзрәт 1400 ел элек үк шушы хакыйкать игълан ителсә дә, бүгенге көндә моның нәкъ киресе күзәтелүен, үзләрен иң цивилизацияле дип санаган дәүләтләрнең кешеләрне дин буенча, тән төсе буенча бүлгәләүләрен, үзләрен бу дөньяның хуҗалары дип санауларын әйттеп үтте. “Ләкин Хуҗа – Бер генә, Аллаһ кына! Ул безне төрле халыклар итеп яраткан, һәр халыкка үз җирен бүлеп биргән, үзе теләгәнчә яшәргә ирек биргән һәм Ул гына халыкларны юкка чыгарырга мөмкин”, диде Мөфти. Ул нинди генә бай булса да, бер генә дәүләтнең дә чит җирләргә янарга хакы булмавын, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләрнең бүген менә шушы хак өчен көрәшүен билгеләп үтте. Камил хәзрәт нацизмның бер Россиягә генә янамавын, иң беренче чиратта аның астында мөселман халыклары изелеп яшәвен әйтеп, мисалга инде күпме гомер вәхшилектән газапланган Газзә халкын китерде. Аллаһтан Ватаныбыз сугышчыларын һәм дин кардәшләребезне явызлыктан һәм золымнардан саклауны, Хаклык ягында торучыларга җиңү бирүне, дошманнарны харап итен, аларны хурлыкка калдыруны, илебезгә иминлек, барча халыкларга ирек бирүен сорады.

Пәйгамбәребезнең  хушлашу хөтбәсендәге хакыйкатьнең чираттагысы үз халкыннан баш тартучыга ләгънәт белән бәйле. Мөфти хәзрәтләре Аллаһтан әманәт булып килгән һәр халыкның үз җирендә яшәү, үз мәдәниятен саклау зарурлыгы төшенчәсен раслап, изге Коръәннән һәм ислам тарихыннан мисаллар китерде. Исламның татарларга милләт булып сакланырга һәм үсәргә ярдәм итүен ассызыклады. “Аллаһ милләтләрне саклагач, безнең үз милли йөзебезне, телебезне югалтырга хакыбыз бармы? Бүген туган телдә сөйләшмәсәк, балаларыбыз да аны онытачак, ә иртәгә алар үзләрен татар дип тә танымаслар. Аннан, татар булмагач, мәчеткә дә килмәсләр”, – дип мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт Гаеткә җыелган милләттәшләребезгә.

Пәйгамбәребезнең    хушлашу вәгазендә тагын бер нәсыйхәт китерелә – кеше үтерү, әйбер урлау һәм кемнедер мыскыллау турында әйтелә. “Кеше гомере, малы һәм намусы – изге төшенчәләр. Кан коярга, ят милеккә кул сузарга һәм кешене  мәсхәрәләргә беркемнең хакы юк. Менә бу – хакыйкать!” – диде Камил хәзрәт. Аерым алганда, Мөфти урлау белән бәйле мәсьәләгә җиңел карамаска, мохтаҗларның хакына кермәскә чакырды. Ул “Кемдер кешенең намусына яки башкасына гаделсезлек белән кагылса, бүген үк, динарлары һәм дирһәмнәре юкка чыкканчы, бу гамәле өчен ул кешедән гафу сорасын, (чөнки) аңардан рәнҗеткән күләмдә хәерле эшләрен алачаклар, ә хәерле эшләре булмаса, рәнҗетелгән кешенең яман гамәлләре аңа йөкләнәчәк” (Сахих Бохари, №2449) хәдисен мисалга китереп, бик күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Чөнки нәтиҗә кырыс һәм аяусыз: кеше әйберенә кагылгансың икән – үзеңнең иң хәерле һәм саваплы гамәлләреңне аңа бүләк итәргә әзер бул һәм аның әшәкелекләре өчен җавап тот! Әле алай гына түгел, Камил хәзрәт зәкят түләмәүне дә урлау дип бәяләде, байлыкның иң беренче чиратта сынау икәнлеген, аның өчен хисап тотарга кирәк булачагын ассызыклады. Ялган тарату һәм гайбәтнең дә кеше мәсхәрәләүгә керүен билгеләп үтте.

Алга таба Мөфти Гает вәгазендә рибачылыкка тукталды, процентка бурычка керү һәм бирүнең җаһилият калдыгы икәнлеген ассызыклады. “Хәрәм акчалар хисабына яшәү – зур алдану ул. Коръәндә ап-ачык итеп рибаның хәрам икәне әйтелә. Беренчедән, процентлар байларны баета, ә мохтаҗларны тагы да зуррак бурычларга батыра. Икенчедән, риба кешеләргә һәм дәүләт икътисадына зур зыян китерә. Инфляция – ул рибачылык галәмәте”, – диде Камил хәзрәт һәм булганына шөкер итеп яшәргә чакырды. Олы гөнаһлардан гына түгел, вак гөнаһлардан сакланырга һәм тәүбә итәргә киңәш итте.

Үзенең хушлашу вәгазендә Рәсүлебез ﷺ аерым нәсихәтен хатыннарга багышлаган, димәк, аларның хокукларын яклап чыккан. Мөфти ирләр һәм хатыннарның бер-берсенә мохтаҗ икәнлеген һәм бу табигатькә каршылык күрсәтү безне фани бәхеттән мәхрүм итүен ассызыклап үтте.

Камил хәзрәт, үзенең вәгазен тәмамлап, барчабызны да Аллаһка якынаерга, гыйбадәтләребезне үтәргә, бик күп игелекләр кылырга чакырды. Раббыбызның чалган корбаннарыбызны, биргән зәкят-сәдакаларыбызны, кылган игелекләребезне, укыган догаларыбызны кабул итүен теләде һәм тагын бер кат бәйрәм белән котлады.

Вәгазьне тәмамлаганнан соң, Камил хәзрәт тарихи мәчеттә бәйрәм намазын җитәкләде. Намаз, гадәттәгечә, ике рәкәгатьтән торды, намаздан соң гарәп телендә ике хөтбә яңгырады. Аннан соң Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов Коръән аятьләрен укыды, ә Мәчкәрә авылы тарихи беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов илебез һәм республика иминлеге өчен, җитәкчеләребез, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар хөрмәтенә дога кылды.

Барлык гыйбадәтләр үтәлгәннән соң, сүзне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алды. Ул мөселманнарны бәйрәм белән яңартылган мәчетнең ачылуы белән котлады. Аңа Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев та кушылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы