Мөфти Яшел Үзәндә 5 нче төзәтү колониясендә җәза үтүчеләр белән очрашты

03 июнь 2025 ел 14:12
Мөфти Яшел Үзәндә 5 нче төзәтү колониясендә җәза үтүчеләр белән очрашты

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 7 нче көнендә (3 июньдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән районы Түбән Вязовые бистәсендә урнашкан 5 нче төзәтү колониясендә булды, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары эчке хезмәт полковнигы Илназ Фәхриев һәм колония башлыгы – эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Сәләхиев белән очрашты. Шулай ук очрашуда Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Нәзарәтнең Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән хезмәттәшлек координаторы, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Иҗтимагый советы әгъзасы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, “Ярдәм – Помощь” гомуммилләт хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшне оештыру буенча җитәкче ярдәмчесе Альберт Шәмсунов, Нәзарәтнең Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм башкалар бар иде. Җитәкчеләр төзәтү колониясендә Корбан бәйрәмен үткәрүгә кагылышлы оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Аннан Камил хәзрәт колониянең “Әл Фатихә” мәчетендә иректән мәхрүм ителгәннәр белән аралашты. Ул аларга үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде һәм дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Мәчет җәзага тартылганнарның үз көче белән төзелгән. Биредә даими рәвештә ислам нигезләре буенча дәресләр, рухи әңгәмәләр, вәгазь кичәләре үткәрелә һәм хәтта Коръән уку бәйгеләре оештырыла. Җомга намазына 200 ләп мөселман йөри. Рамазан аенда мәчеткә килүчеләр саны 250 гә җитә, чөнки аларның күбесе изге айда ураза тоталар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә республикабыз төзәтү колонияләрендә тотылучы мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Дин әһелләре тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дини сорауларга җавап бирә, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итә. Һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә дә дин әһелләре белән очрашулар уза. Төзәтү колонияләре китапханәләре Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты чыгарган дини әдәбият белән тулыланып тора. Колонияләр Корбан бәйрәме уңаеннан һәм Рамазан аенда ифтарлар уздыру өчен азык-төлек белән тәэмин ителә.

Фото: Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы