5 июньдә – Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана

04 июнь 2025 ел 10:41
5 июньдә – Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Иртәгә – Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана. 

Гарәфә көне - ул хаҗ вакытында хаҗиларның Гарәфә үзәнендә үткәрү көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ үзенең соңгы вәгазен шушы тауда сөйләгәне мәгълүм. Шуңа күрә бу изге җиргә килеп гыйбадәт кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора. 

Әмма дин кардәшләрнең барысы да бу көнне Гарәфә үзәнендә үткәрә алмый. Шул сәбәпле, хаҗ кылмаучы мөселманнар аны ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш. Гарәфә көнендәге уразаның фазыйләте турында хәдистә әйтелә:

قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: صيام يوم عرفة أحتسب على الله أن يُكَفِّر السنة التي قبله، والسنة التي بعده   (رواه مسلم)

Сөекле Рәсүлебез ﷺ: "Гарәфә көнендә ураза тоткан өчен, Аллаһы Раббыбыз үткән һәм киләсе елдагы гөнаһларыбызны гафу итәр дип өметләнәм". (Мөслим). 

Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә килә һәм 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә 5 июньнең иртәнге намазыннан башлап 9 июньнең икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне пышылдап әйтә). Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Раббыбыз изге гамәлләребезне, гыйбадәтләребезне һәм хәерле ниятләребезне кабул итсен һәм Корбан гаетен каршыларга насыйп әйләсен!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы