Казанда «Кубок Дружбы – Дуслык» IV Бөтенроссия турниры башланды

30 май 2025 ел 12:31
Казанда «Кубок Дружбы – Дуслык» IV Бөтенроссия турниры башланды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көнендә (30 майда), Казанда Спорт сараенда шайбалы хоккей буенча «Кубок Дружбы – Дуслык»  IV  Бөтенроссия турнирын ачу тантанасы узды.

Турнирның төп идеясе – тынычлыкка һәм татулыкка ирешү өчен төрле конфессия вәкилләрен берләштерү. «Кубок Дружбы – Дуслык» турниры күпмилләтле республикабыз тормышында – зур вакыйга, диннәр арасында дөньяда тиңдәше булмаган бердәнбер шайбалы хоккей ярышы булып тора.

Бүген ачылышта хөрмәтле кунаклардан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Мурманск һәм Мончегорск митрополиты Митрофан,  Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вице-президенты, Казан Хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов, КХЛ президенты һәм “Ак барс” составында ике тапкыр Гагарин Кубогына ия булган Алексей Морозов, илебезнең хоккей легендасы, спорт мастеры, атказанган тренер Геннадий Маслов һ.б. катнашты. Алар турнирда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында "Бердәмлек – мәрхәмәт, ә ызгыш – газап" дигән хәдис китерде һәм бу чараның әһәмиятен билгеләп үтте: «Дуслык Кубогы» турнирының төп идеясе – нәкъ менә күпмилләтле җәмгыятьтә бердәмлекне саклауда. Бөтен дөньяга Россия халыклары арасында чын «дуслык»ны күрсәтүдә. Без барыбыз да төрле: һәркемнең үз дине, үз теле, үз милли мәдәнияте. Ләкин безнең уртак Ватаныбыз һәм уртак кыйммәтләребез бар. Алар өчен хәзер төрле милләт сугышчылары махсус хәрби операция зонасында көрәшәләр. Һәм алар җиңгәч, җиңү дә Россиянең барлык халыклары өчен уртак булачак. Каһарманнар, туган илләренә кайткач, ин шәә Аллаһ, безнең арада тынычлык һәм татулык булуын күрәчәкләр».

Бүген Спорт сараенда турнирның рәсми матчлары башланды һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Турнирда Казан, Санкт-Петербург, Удмуртия, Мордовия һәм Башкортостаннан 10 команда катнаша. Күпчелек командалар Казан шәһәре һәм Татарстан исеменнән чыгыш ясый. Алар арасында православие храмнары настоятельләре һәм мәчетләрнең имам-хатыйбларыннан, Казан шәһәре Башкарма комитет хезмәткәрләреннән торган "Миллениум" командасы; Казан шәһәренең «Казан нуры» мәчете каршындагы мәхәллә кешеләреннән һәм дин тотучылардан оештырылган һәвәскәрләр командасы; «Добрыня» православ хоккей командасы; Татарстан юристлары, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, шулай ук республика Хоккей федерациясе  командалары бар. Турнир уеннарыннан тыш, хоккейны танытуга юнәлдерелгән махсус матчлар да көтелә.

 Быел турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән яңа командалар да катнаша: Россия субъектларыннан барлыгы 200 дән артык спортчы җыелыр дип көтелә.

1 июньдә 10:00 сәгатьтә Спорт сараенда турнирның финал матчлары башлана. Аннан соң турнирның иң яхшы уенчыларын, призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак.

«Кубок Дружбы – Дуслык» Бөтенроссия турниры халыкның барлык катламнары арасында хоккейны популярлаштыру, республикабызда төрле дин тотучылар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту өчен хезмәт итә.

Турнирны оештыруда «Татнефть» оешмасы, ТР Хоккей федерациясе, «Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте, Казан шәһәре мэриясе, ТР Төнге хоккей лигасы, ТР Адаптив спорт үзәге теләктәшлек күрсәтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы