Бүген Донецкта “Нацизм һәм фашизмга көрәшүдә совет һәм Россия дини оешмаларының керткән өлеше” дип исемләнгән темага фәнни-дини конференция узды. Әлеге чараны Татарстан мөфтияте, Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырды.
Җыелышта Татарстан, Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имамнары, галимнәр, “Алга”, “Тимер”, “Батыр”, Россия Герое, гвардия майоры Александр Доставалов исемендәге башкорт батальоны, шулай ук 114нче мотоукчылар бригадасының “Шторм” отряды вәкилләре һәм полк имамнары катнашты. Экспертлар традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, Россиядә гражданлык җәмгыятенең бердәмлеге һәм берләшүе, мөселманнар арасында патриотизм тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Конференция барышында Донецк Халык Республикасы Мөфтие Рәшид хәзрәт Брагин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм Татарстан җитәкчелегенә Донбасс мөселманнарына һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Үз чиратында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Татарстан Мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов совет мөселманнарының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен киң яктырту кирәклеген ассызыклады һәм Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Мөфтие Габдрахман Рәсүлевнең билгеле фәтвасын искә төшерде: “Гомер-гомергә Ватанны яклаган мөселманнар авыр сугыш елларында чираттагы тапкыр Аллаһ юлында тугрылык, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге була. Безнең мөселманнар бүген дә ата-бабаларыбызның батырлыгы мисалында СВО зонасында батырлык һәм ныклык күрсәтә”.
Махсус хәрби операциядә катнашучы, “Опора героев” ресурс үзәге активисты Рүзәл Гыйниятуллин СВОда катнашучыларны имин тормышка кайтару мәсьәләсен күтәрде, СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге эшчәнлеге турында сөйләде, аның төп максаты – СВОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен социаль, рухи яктан адаптацияләү, шулай ук СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү.
Мисал өчен, ресурс үзәге СВО инвалидлары өчен ике атналык тернәкләндерү курслары һәм квалификация курслары (хисапчылар, дизайнерлар, программистлар курслары һәм башкалар) оештырырга ниятли, аларны эшкә урнаштыру буенча эш башланган.