Казанда Корбан бәйрәмендә корбан чалу урыннары билгеләнде

22 май 2025 ел 09:58
Казанда Корбан бәйрәмендә корбан чалу урыннары билгеләнде

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2025 нче елның 6 июненә туры килә.

Татарстан Республикасы мөфтиятенең Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 000 сум дип билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 53 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу мәйданчыклары 17 махсус урында оештырылачак. Сезгә шул исемлекне тәкъдим итәбез.

Казанда корбан чалу урыннары: 

Оешма / мәчет

Адрес

1.

«Әл-Мәрҗани»

Каюм Насыйри ур., 17

2.

«Апанай»

Каюм Насыйри ур., 27

3.

Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс

Бертуган Петряевлар урамы, 6

4.

«Тынычлык»

Мирный торак массивы, Мелитопольская, 15

5.

«Гадел»

Оренбург проезды, 193

6.

«Ризван»

Хөсәен Мәүлетов ур., 48а

7.

«Биләл»

Вознесенское торак массивы,

Иркен урамы, 29

8.

«Коддус»

Карьер торак массивы, Яснополянский тыкрыгы, 16

9.

«Иман Нуры»

Нагорный торак массивы, Дорожная урамы, 32а

10.

«Казан Нуры»

Ф.Әмирхан ур., 3

11.

«Салихҗан»

Бестужев, 66

12.

«Фатиха»

Кадыш торак массивы, Рихард Зорге урамы, 2а

13.

«Мәүлид»

Залесный торак массивы, Селянская урамы, 23

14.

«Әхмәдзәки»

Залесный торак массивы, Осиновский тыкрыгы, 16а

15.

«Рамазан»

Окольная урамы, 25б

8-927-249-47-52

16.

«Рәҗәп»    

Энгельс урамы, 20/39

17.

«Җомга»

Юдино торак массивы, Ильич урамы, 4

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы