Бүген, зөлкагъдә аеның 18нче көнендә (16нчы майда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Иранның Мәдәният һәм ислам элемтәләре оешмасы рәисе Мөхәммәд Мәһди Иманипур җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Кунаклар Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.
Очрашу барышында Мөфти делегацияне Татарстанда ислам тарихы һәм татар халкының рухи мирасы белән таныштырды, шулай ук “Хозур” нәшрият йорты, медиапроектлар, мәгърифәтчелек эшчәнлеге, хәйрия проектлары һ.б. турында сөйләп узды.
Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Очрашу истәлеге итеп Мөфти кунакларга Коръәннең “Казан басмасы”н һәм Нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында гарәп телендә басылган китапларны бүләк итте.