Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Диния нәзарәте мөхтәсибәтләрендә хәзрәтләр Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәрен сөендерүен дәвам итә. Республика имам-мөхтәсибләре аларга Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды исеменнән бәйрәм күчтәнәчләрен тапшыра, матур теләкләр тели һәм рәхмәтен җиткерә, бергәләп махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватан солдатларының иминлеге өчен дога кылалар. Барлыгы 130 га якын ветеран күчтәнәчләр алачак.
Күчтәнәчләр тарату 2025 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк.