Тукай мөхтәсибәтенең Биклән авылы мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, якыннарын югалтучылар белән очрашу үткәрелде һәм алар өчен Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Коръән ашы оештырылды.
Әлеге чарада 50дән артык кеше – тол хатыннар, мәрхүм солдатларның әти-әниләре катнашты.
Очрашуда Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов, Биклән авылы мәчете имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт Ахунов һәм башкалар бар иде.
Инсаф хәзрәт Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән җылы сәламнәр җиткерде. Ул билгеләп узганча, Татарстан Мөфтие махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча зур игътибарлык күрсәтә: Нәзарәт вәкилләреннән торган делегацияләр даими рәвештә сугыш хәрәкәтләре барган зоналарга сәфәр кыла һәм сугышчыларга гуманитар ярдәмнәр тапшырып кайта.
Ул, һәлак булган солдатларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп, аларның кайгысын уртаклашты, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Инсаф хәзрәт шулай ук махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм җибәрүне оештыруда катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәтен белдерде.
Аннары Тукай районы мөхтәсибе Коръән аятьләре укыды һәм дога кылды.
Тукай мөхтәсибәте әлеге очрашуларны киләчәктә дә үткәрергә ниятли.
Фотосурәтләр: Тукай мөхтәсибәте матбугат хезмәте.