“Халисә” VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенә 75 катнашучы гариза тапшырды. Төп бүләк – гомрәгә юллама!

05 май 2025 ел 13:55
“Халисә” VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенә 75 катнашучы гариза тапшырды. Төп бүләк – гомрәгә юллама!

9-10нчы майда Ютазы мөхтәсибәтенең Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак. Әлеге чарада катнашу өчен төрле шәһәрләрдән 75 катнашучыдан гариза килеп иреште. “Коръәнне тулысынча яттан белү” номинациясендә җиңеп чыгучыга быел төп бүләк – гомрәгә юллама тапшырылачак. Башка җиңүчеләр өчен дә кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән.

Әлеге бәйге Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы ярдәме белән оештырыла. Ул мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.

Конкурс ике этапта үтәчәк: 9нчы майда – “Фәнис” мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры һәм 10нчы майда – Урыссу гимназиясенең актлар залында төп тур.

Катнашучылар белемнәрен өч номинациядә күрсәтә алачак:

1. Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (5тән артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).

2. Коръәннең 8 (23-30) җүзен яттан белү (10нан артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).

3. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Һәр номинациядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә һәм дипломнарга ия булачак. Моннан тыш, һәр катнашучы активлыгы өчен кызыксындыру бүләкләре һәм грамоталар алачак.

Быелгы “Халисә” Коръән бәйгесенең үзенчәлеге – чараны барып күрергә теләүчеләрнең күп булуы. Барлык теләүчеләр өчен 9нчы майда иртәнге сәг. 3.30-да Казанның Галиев мәчетеннән автобус белән бару мөмкинлеге тудырылычак. Шулай ук катнашучылар өчен Урыссу бистәсендә трансфер каралган.

Конкурсны оештыручылар иганәчеләргә – LATIFA һәм AMIRA мөселман киемнәре кибетләренә, “Дельта Спорт” спорт товарлары кибетенә, Имана кибетенә, Бушуевлар гаиләсенә, “Ярдәм” мәчетенә һәм “С верой в будущее” фондына, шулай ук бәйгене оештыруда актив катнашкан барлык кешеләргә ихлас рәхмәтләрен белдерә.

“Халисә” Коръән бәйгесе кысаларында 10нчы майда сәг. 9.00-дә Ютазы районы Яссы Тугай авылында яңа мәчет төзеләчәк урынга истәлек ташы кую көтелә. Яссы Тугай – 1920-1930нчы елларда барлыкка килгән авыл. Бүгенге көнгә кадәр әлеге авылда мәчет юк иде һәм бу вакыйга биредә яшәүче мөселманнар тормышында хәерле башлангыч булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы