Рамазан аенда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәхәлләләрендә очрашуларны дәвам итә. Рамазанның 2 нче көнендә (2 март) Мөфти Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә дин кардәшләребез белән очрашты. Камил хәзрәт ураза тотуның фазыйләтләре, Коръән уку һәм өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук, мәчет имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбировны юбилее белән котлап, аңа Диния нәзарәте оешу нисбәтеннән гамәлгә куелган 30 еллык медален тапшырды. Мөселманнар, Мөфти җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, ифтар мәҗлесендә катнашты.
Мөфти Казанның "Миргазиян" мәчетендә ифтарда катнашты
05 март 2025 ел 12:34

Соңгы яңалыклар

БГӘ дин эшләре буенча баш идарәсе җитәкчесе «Кол Шәриф» мәчетендә җомга намазын үткәрде
26 июль 2024 ел 12:33

Мөхәммәд хәзрәт Кыямов: "Чистай мөхтәсибәте эшчәнлеге Коръән кыйммәтләрен популярлаштыруга ярдәм итә»
25 июль 2024 ел 17:03

Мөфти Камил хәзрәт: “Татарстан – Россиядә ислам финанслары үсешенең төп үзәге”
25 июль 2024 ел 14:43
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы