Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан районнарында халык белән күчмә очрашуларын дәвам итә. Очрашулар ерак авылларда яшәүчеләргә хәзрәт белән аралашырга, аңа үзеңне кызыксындырган сорауларыңны бирергә һәм үтемле үгет-нәсыйхәт алырга мөмкинлек бирә. Бүген, шәгъбән аеның 27 нче көнендә (26 февраль) Камил хәзрәт Аксубай мөхтәсибәтендә булды. Мөфти белән бергә районга шулай ук Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман дин галиме, Дубай халыкара Изге Коръән премиясенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Коръән хифзы буенча иң югары дәрәҗәгә ия булган, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ дәвамчысы Шәех Мәэмүн әр-Рави һәм Мөфти урынбасары, Татарстанның көньяк төбәге казые, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров барды.
Аксубайда иртән Мөфти Камил хәзрәт Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов белән очрашты. Җитәкчеләр мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук район мәхәлләләре эшчәнлеге һәм башка көнүзәк темалар, бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында фикер алышты. Аннан Мөфти Камил хәзрәт Аксубай районына эш сәфәре кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашу үткәрде. Очрашу Аксубай универсаль технологияләр техникумында узды. Камил хәзрәт белән аралашу өчен солдатларның әти-әниләре, туганнары, хәләл җефетләре һәм балалары, шулай ук күрше 7 районнан имамнар, волонтерлар һәм техникум студентлары – барлыгы 110 нан артык кеше җыелган иде. Чарага район халкы, шулай ук башка диннәр вәкилләре дә килде.
Очрашу алдыннан техникум фойесында волонтерлар тарафыннан фронт өчен әзерләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды, анда шәмнәр, маскировка челтәрләре, дроннан саклаучы плащлар һәм башка әйберләрне, маскировка челтәрләре өчен тукыма кисү станогын күрсәттеләр.
Мөфти Камил хәзрәт очрашуда катнашучыларны җылы итеп сәламләде, район хакимиятенә һәм җирле мөхтәсибәткә, шулай ук солдатларга актив ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. Ул Нәзарәт хәзрәтләренең гуманитар йөкләр әзерләүләре һәм махсус хәрби операция зонасына командировкалары турында сөйләде, солдатларга хәрби хәрәкәтләр шартларында ярдәм күрсәтүче полк имамнарының мөһим ролен ассызыклап үтте.
Гаиләләр белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча мөһим темалар күтәрелде. Сугышчыларның якыннары Мөфтигә сораулар бирде һәм теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Мөфти һәлак булган сугышчылар истәлегенә Коръән аятьләрен укыды һәм дога кылды, аларның гаиләләренә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.
Соңрак очрашуда катнашучылар Мөфти Камил хәзрәт белән бергә җәмәгать булып өйлә намазы укыды. Намаздан соң Татарстанның 7 районыннан килгән хәзрәтләр белән аерым очрашу булды: алар бергәләп Татарстанда дини эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм исламны үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышты.
Камил хәзрәт Нәзарәтнең алдагы еллардагы төп эш юнәлешләре һәм казанышлары, шул исәптән мәгариф, мәгърифәтчелек, нәшрият, фәнни эшчәнлек өлкәләрендәге хезмәте турында сөйләде. Мөфти Россиядә һәм Татарстанда – Ватанны саклаучылар елы, ә Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы игълан ителүен искәртте. Очрашуда ул якынлашып килүче Рамазан аена аерым игътибар бирде һәм аны уздыру буенча үз тәкъдимнәрен әйтте. Ул Татарстанда төрле чаралар уздыру көтелүен әйтте һәм аларда актив катнашырга өндәде.
Аксубай мөхтәсибәтендә хәзерге вакытта 29 мәчет эшли. Һәр мәчеттә әзерлекле имамнар хезмәт куя, ә мәчет каршындагы курсларда 15 мөгаллим белем бирә
Людмила Жаренова фотосурәтләре.