Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 6 нчы көнендә (9 октябрь), Татарстан Мөфтие Камил хззрат Сәмигуллин «Мәрҗани» мәчетендә танылган төрек продюссеры, "Боздаг Фильм" Директорлар советы рәисе Мәхмәт Боздаг белән очрашты. Аны Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз озатып йөрде. Мөхтәрәм кунаклар реставрацияләнгән "Мәрҗани" мәчетен карады. Аннары Мөфти кунакларны "Зәңгәр" мәчет белән таныштырды. Ул аларга бай мөселман китапханәсен күрсәтте, мәчет тарихы һәм аның эшчәнлеге, мәчетне үстерү планнары турында сөйләде. Монда алар бергәләп намаз укыды.
Танылган төрек продюссеры Мәхмәт Боздаг Казан шәһәренең "Мәрҗани" һәм "Зәңгәр" мәчетләрендә булды
09 октябрь 2024 ел 15:09

Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтиятенең Хәләл стандарты комитеты Фарсы култыгы илләрендә аккредитация алды
11 декабрь 2024 ел 15:43

Мөфти Малайзиядә: "Татарстан чит ил мөселман партнерлары белән эшли белә һәм динебезне ныгыту өчен бик күп кызыклы проектлар тәкъдим итәргә әзер»
11 декабрь 2024 ел 10:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы