Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 6 нчы көнендә (9 октябрь), Татарстан Мөфтие Камил хззрат Сәмигуллин «Мәрҗани» мәчетендә танылган төрек продюссеры, "Боздаг Фильм" Директорлар советы рәисе Мәхмәт Боздаг белән очрашты. Аны Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз озатып йөрде. Мөхтәрәм кунаклар реставрацияләнгән "Мәрҗани" мәчетен карады. Аннары Мөфти кунакларны "Зәңгәр" мәчет белән таныштырды. Ул аларга бай мөселман китапханәсен күрсәтте, мәчет тарихы һәм аның эшчәнлеге, мәчетне үстерү планнары турында сөйләде. Монда алар бергәләп намаз укыды.
Танылган төрек продюссеры Мәхмәт Боздаг Казан шәһәренең "Мәрҗани" һәм "Зәңгәр" мәчетләрендә булды
09 октябрь 2024 ел 15:09

Соңгы яңалыклар

Камил хәзрәт - "Татар-информ"га: "Мөфтинең рейтинглары мөһим түгел, ул иң беренче чиратта югары әхлаклы мөселман булып калырга тиеш"
22 гыйнвар 2022 ел 08:34

Татарстан мөфтие: "Ялган мәгълүмат халыклар арасында тынычлыкны бозарга мөмкин"
21 гыйнвар 2022 ел 13:52
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы