Бүген, 2024 елның 15 маенда, Казан епархия Идарәсендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Татарстан митрополиясе башлыгын туган көне белән котлады һәм Татарстан митрополиясе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен саклаганы өчен рәхмәт йөзеннән, «Бердәмлек» медален тапшырды. Очрашу рәсми булмаган аралашу белән дәвам итте.
Татарстан Мөфтие Татарстан митрополиясе башлыгын туган көне белән котлады
15 май 2024 ел 15:49

Соңгы яңалыклар

“Зәкят” фондының яшь тәрбияләнүчеләре теплоходта җәйге алты көнлек палаткалы сменага китте
04 август 2025 ел 13:30

Кукмара мөхтәсибәтендә Татарстанда быелгы беренче Мәүлид чарасы – IX Мәчкәрә укулары узачак
04 август 2025 ел 11:40
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы