Бүген, Шәүвәл аеның 24нче көнендә (3нче майда), Бакуда Россия мөфтиләренең РФнең Азәрбайҗан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Евдокимов белән очрашуы узды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Дини җыены Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге Мөфтие Равил хәзрәт Панчеев Илче белән Азәрбайҗан Республикасына сәфәрдән һәм Бакуда узган VI Бөтендөнья мәдәниятара диалог форумы чараларында катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Илче билгеләп үткәнчә, Азәрбайҗан командасы Ислам илләре арасында 11-15нче май көннәрендә Казанда KazanForum кысаларында узачак II Халыкара хоккей турнирында катнашырга әзерләнә. Очрашу истәлеге итеп Мөфти Камил хәзрәт Илче Михаил Евдокимовка сувенир бүләк тапшырды.
Мөфти Камил хәзрәт Россиянең Азәрбайҗан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашуда катнашты
03 май 2024 ел 13:06
Соңгы яңалыклар
Казан телевизион манарасы беренче тапкыр Ураза гаете уңаеннан утлар белән балкый башлады
20 апрель 2023 ел 20:23
“Зәкят” фонды Рамазанның соңгы көнендә 100 мохтаҗ гаиләне азык-төлек белән тәэмин итте
20 апрель 2023 ел 18:24
Республика шәһәрләрендә һәм авылларында Гаетне балалар һәм гаилә бәйрәмнәре белән билгеләп үтәчәкләр
20 апрель 2023 ел 12:59
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





