Бүген Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә дин кардәшләр белән очрашу үткәрде. Камил хәзрәт халыкка үгет-нәсыйләрен җиткерде, Рамазан аеның фазыйләтләрен аңлатып вәгазь сөйләде. Очрашу барышында шулай ук Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов бүген көн дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясады, аерым алганда, аэропортта һәм хастаханәдә намаз бүлмәләре ачылу хакында таныштырып узды. Очрашудан соң ифтар мәҗлесе үтте. Анда 400 ир-ат катнашты.
Мөфти Түбән Камада халык белән очрашу үткәрде
15 март 2024 ел 18:57

Соңгы яңалыклар

Татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турнирында төп бүләк – хаҗга юллама уйнатылачак!
01 ноябрь 2024 ел 11:23

Мөфти – мөселман мөгаллимнәренә: “Гражданлык үзенчәлеген формалаштыру милли-дини мәдәниятне саклаудан башлана”
31 октябрь 2024 ел 14:26

Мөфти булачак прокурорларга: “Бер-береңнең гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк – бу милләтара низагларны булдырмый калырга ярдәм итә”
30 октябрь 2024 ел 16:24

Казанда мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Бөтенроссия форумы эшли башлады
30 октябрь 2024 ел 16:02
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы