Бүген Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә дин кардәшләр белән очрашу үткәрде. Камил хәзрәт халыкка үгет-нәсыйләрен җиткерде, Рамазан аеның фазыйләтләрен аңлатып вәгазь сөйләде. Очрашу барышында шулай ук Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов бүген көн дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясады, аерым алганда, аэропортта һәм хастаханәдә намаз бүлмәләре ачылу хакында таныштырып узды. Очрашудан соң ифтар мәҗлесе үтте. Анда 400 ир-ат катнашты.
Мөфти Түбән Камада халык белән очрашу үткәрде
15 март 2024 ел 18:57

Соңгы яңалыклар

Казанда ислам уку йортлары студентлары арасында BRICS илләре катнашындагы XVII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр
14 ноябрь 2024 ел 13:32

Казанда BRICS илләре катнашында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара олимпиада башланды
13 ноябрь 2024 ел 13:23

Лаеш мөхтәсибәте Татарстан солдатлары өчен 504 банка хәләл тушенка сатып алды
13 ноябрь 2024 ел 12:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы