Бүген Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә дин кардәшләр белән очрашу үткәрде. Камил хәзрәт халыкка үгет-нәсыйләрен җиткерде, Рамазан аеның фазыйләтләрен аңлатып вәгазь сөйләде. Очрашу барышында шулай ук Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов бүген көн дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясады, аерым алганда, аэропортта һәм хастаханәдә намаз бүлмәләре ачылу хакында таныштырып узды. Очрашудан соң ифтар мәҗлесе үтте. Анда 400 ир-ат катнашты.
Мөфти Түбән Камада халык белән очрашу үткәрде
15 март 2024 ел 18:57

Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтие – “Ибн Фадлан”ны төшерү төркеменә: “Бу фильмнан соң нәрсә төшерергә ниятлисез?”
20 июль 2023 ел 11:39

Казанда социаль проектлар ясау буенча әңгәмә форматында MUSLIMMOL очрашуы узды
19 июль 2023 ел 16:44
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы