Бүген Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә дин кардәшләр белән очрашу үткәрде. Камил хәзрәт халыкка үгет-нәсыйләрен җиткерде, Рамазан аеның фазыйләтләрен аңлатып вәгазь сөйләде. Очрашу барышында шулай ук Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов бүген көн дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясады, аерым алганда, аэропортта һәм хастаханәдә намаз бүлмәләре ачылу хакында таныштырып узды. Очрашудан соң ифтар мәҗлесе үтте. Анда 400 ир-ат катнашты.
Мөфти Түбән Камада халык белән очрашу үткәрде
15 март 2024 ел 18:57

Соңгы яңалыклар

Мөфти Татарстанда партнерлык (ислам) финансларын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты
03 ноябрь 2023 ел 18:04

Татарстан Мөфтие Иминлек советы һәм Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында катнашты
03 ноябрь 2023 ел 16:19

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Әл-Мәнзумә әл-Бәйкуния» әсәренә шәрехләр» китабын нәшер итте
03 ноябрь 2023 ел 15:12
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы