Шәгъбан аеның 8нче көнендә (18нче февральдә), Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең “Тәүбә” мәчете җәяүле йөгерү ярышлары үткәрде. Әлеге чара Коръән аятьләре укып, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев тарафыннан җыелган халыкны сәламләү сүзләре белән ачылды. Инструктаж һәм күнегүләр ясаганнан соң, ярышларның төп өлеше – яшь төркеменә карап (6-9 яшьлекләр, 10-14 яшьлекләр) төрле дистанцияләрдә (500 м, 800 м, 2 км, 5 км) йөгерү бәйгеләре үтте. Моңа өстәп, мәчет эчендә хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым бисер бәйләү, бәйләү, сабын ясау буенча мастер-класслар, ислам белеме буенча викторина һәм уеннар оештырылды. Чарада Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән 500гә якын кеше катнашты. Ярышлар өйлә намазыннан соң “Тәүбә” мәчетенең актлар залында беренчелекне яулаган катнашучыларны тәбрикләү һәм тәмле пылау авыз итү белән тәмамланды.
Чаллы мөхтәсибәтендә җәяүле йөгерү ярышлары үтте
19 февраль 2024 ел 16:51

Соңгы яңалыклар

Стартапларга грантлар: Нәзарәт мөселман яшьләренең иң яхшы социаль проектларын финанслаячак
25 июнь 2024 ел 11:39

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында рус телендә “Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ. Дустанә мөнәсәбәтләр үрнәге” китабы дөнья күрде
25 июнь 2024 ел 11:30

Түбән Камада “Заря” балалар сәламәтләндерү лагерында “Туган як” сменасы башланды
24 июнь 2024 ел 16:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы