Үткән ял көнендә Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә ел саен уза торган “Азан тавышы” бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар матур һәм дөрес итеп азан әйтү буенча көч сынашты. Һәрбер катнашучы – барлыгы 50-гә якын бала зур әзерлек белән килгән иде. Берничә сәгать дәвамында көч сынашканнан соң, жюри өч яшь категориясендә җиңүчеләрне ачыклады. Кечкенәләр (7-9 яшь), урта (10-12 яшь) һәм өлкән яшьтәгеләр (13-14 яшь) арасында иң яхшы азан әйтүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, кызыклы китаплар, көндәлек догалыклар, Рамазан аена планер һ.б. тапшырылды. Соңыннан чәй мәҗлесе үткәрелде.
Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды
23 гыйнвар 2024 ел 16:17

Соңгы яңалыклар

Нәзарәт Пленумында 2022 елга нәтиҗәләр ясалды һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына яңа бурычлар билгеләнде
09 февраль 2023 ел 15:01

Татарстан имам-мөхтәсибләре “Нигезләмәгә” өстәмәләр кертү турында фикер алышу өчен җыелды
07 февраль 2023 ел 16:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы