Шәгъбан аеның 27нче көнендә (19нчы мартта), Норлат мөхтәсибәтендә 20нче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чарада районның мәчетләренә Коръән дәресләренә йөргән 3-15 яшьлек балалар катнашты. Бәйгедә көч сынашырга Нурлат мөхтәсибәтенең барлык мәчетләреннән 165 малай һәм кыз килде. Катнашучылар 6, 9, 12, 15 яшькә кадәрге төркемнәргә бүленеп, 5 сүрәгә кадәр, 5 сүрәдән күбрәк һәм бер җүз номинацияләре буенча көч сынаштылар. Конкурста малайлар һәм кызлар аерым бәяләнде, жюри карары буенча җиңүчеләргә грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйге Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә үтте, биредә үк катнашучылар өчен кунак ашы оештырылды.
Норлат мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе узды
20 март 2023 ел 15:29

Соңгы яңалыклар

Мөфти XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты
28 февраль 2025 ел 14:02

Нәзарәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга Рамазан ае уңаеннан ике гуманитар йөк җибәрде
28 февраль 2025 ел 08:38

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате
28 февраль 2025 ел 08:09
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы