Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 24нче көнендә (17нче гыйнварда), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды.
Ике сәгать дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты, алар аңа үзләренең теләк-тәкъдимнәре һәм шәхси гозер-үтенечләре белән килде. Нигездә, очрашу барышында сүз психология буенча курслар, түгәрәк өстәлләр оештыру, мәчетләрне төзекләндерү, карап тору, колониядәге мөселманнарга рухи ярдәм күрсәтү, дини белем алырга ярдәм итү һ.б. күпләгән шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр булды.
Балтач районы Сәрдегән авылында 28 ел имам булып эшләүче Ирек хәзрәт Әхмәдуллин авыл мәчетен төзекләндерү буенча алып барылган эшләр турында сөйләде. 1996 елны салынган бина ремонтка мохтаҗ булган. Мәчеттә уңайлы шартлар булдыру, киңәйтү, җиһазландыру һ.б. алып барылган эшләрдә тырышлык куючыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, мөфти хәзрәтне мәчет ачылышына чакырып калды.
Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте
17 гыйнвар 2023 ел 16:17

Соңгы яңалыклар

Рәис ТР Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Мөселманнар өчен төп фикерләр
17 октябрь 2025 ел 12:44

Казанда чит илләр катнашында “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” Бөтенроссия симпозиумы уза
17 октябрь 2025 ел 09:24

Мөслим мөхтәсибәтендә татар дин галиме Шаһиәхмәд әс-Симәки истәлегенә конференция узды
16 октябрь 2025 ел 09:04
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы