22нче сентябрь көнне Мөслимнең “Курай” паркында беренче сыйныф укучылары өчен “Гыйлем бәйрәме” узды. Кечкенә укучылар өчен Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган чара районыбызда икенче тапкыр уза. Балаларны Мөслим районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Бадретдинова, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сәламләп изге теләкләрен җиткерделәр. Балалар төрле кызыклы уеннарда, мастер-классларда, ярышларда катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары һәм “Мизгел” яшьләр үзәге волонтерлары ике мәйданчыкта эстафеталар оештырды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре элек мәктәп укучылары кулланган уку әсбапларыннан торган экспозиция алып килгән. Балалар китапханәсе оештырган яшел фотозонада балалар истәлеккә фотога төште. “Аргамак” спорт мәктәбеннән килгән понида кызлар аеруча яратып йөрде. Мөхтәсибәт рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучы балалар өчен шөгыльләр оештырды. Асфальтка да, кәгазьгә дә рәсем ясарга бик яраталар балалар. Аларның кулларыннан акбур, кайчы, төсле карандашлар төшмәде. Бәйрәм азагында бар килгән 120ләп балага бүләкләр тапшырылды.
Мөслимдә "Гыйлем бәйрәме" узды
23 сентябрь 2022 ел 14:20

Соңгы яңалыклар

Нәзарәттә 2024нче елда Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләнде
05 февраль 2024 ел 13:12

Нәзарәт махсус хәрби операция зонасына үзе шефлык иткән хәрби частька 5нче гуманитар йөкне илтте
05 февраль 2024 ел 12:49

2024 елда хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча Хаҗ буенча советның эшлекле киңәшмәсе узды
05 февраль 2024 ел 11:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы