Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 14нче көнендә (20нче октябрьдә), Диния Нәзарәте җитәкчелеге халык санын алуда катнашу өчен ТР буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең төбәк органы белгечләре белән очрашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, Нәзарәтнең финанс директоры Азат Сабиров переписчикларның сорауларына җавап бирде. Әлеге вакыйгада катнашуның мөһим булуын аңлатып, Камил хәзрәт журналистларның сорауларына җавап бирде, дин кардәшләребезне халык санын алуда актив катнашырга чакырды, чараның аеруча милләтебез өчен мөһим булуын искәртте. Ул Коръәннән аятьләр китереп, милли-дини үзенчәлекләрне сакларга кирәклек турында сөйләде. “Халык санын алу милләтебез өчен бик мөһим һәм без моңа җаваплы карарга тиешбез. Аллаһы Тәгалә безне төрле халыклар итеп юкка чыксын өчен түгел, ә бер-берсен өйрәнсеннәр өчен бар кылган”, – диде ул.
Нәзарәт җитәкчелеге халык санын алуда катнашты
20 октябрь 2021 ел 17:32
Соңгы яңалыклар
“Зәкят” хәйрия фондында аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче 100 баланы мәктәпкә әзерләячәкләр
07 август 2023 ел 16:11
Камил хәзрәт һәм Марат Әхмәтов Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәнең умартачылык комплексын карадылар
04 август 2023 ел 16:13
"Мөхәммәдия"гә укырга керүче абитуриентларның татар телен белү дәрәҗәсе тикшерелә
04 август 2023 ел 12:04
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы








