ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтендә Татарстан моргларында мәетне Ислам кануннарына туры китереп, дөрес итеп юуны тәртипкә салу мәсьәләсе карала. Бүген бу уңайдан Нәзарәтнең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы Марат Тимерҗанов белән очрашты. Очрашуда сүз моргларда мәетләрне дөрес итеп юу, мәчетләр һәм морглар хезмәткәрләре өчен махсус курслар оештыру турында барды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылучы бу курсларда Республика суд-медицина экспертизасы бюросы базасында моргларда хезмәт куючы санитарлар һәм мәхәлләләрдә мәетне юучы ир-атлар һәм хатын-кызлар, ритуаль хезмәтләр бирүче фирмалар эшчеләре, мәчет хезмәткәрләре чакырылачак. Моннан тыш, очрашуда алар өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангыч медицина белеме бирүче курслар оештыру мөмкинлеге дә каралды.
Нәзарәттә Татарстан моргларында мәетне Ислам кануннарына туры китереп юу мәсьәләсе карала
25 май 2021 ел 12:15

Соңгы яңалыклар

Астанада тантаналы рәвештә Россиянең – “Хозур ТВ” һәм Казахстанның “Мунара ТВ” мөселман телеканаллары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
17 сентябрь 2025 ел 11:31

Нәзарәт җитәкчелеге Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездында катнаша
17 сентябрь 2025 ел 08:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы