Бүген, Рамазан-шәриф аеның 1-нче көнендә (13 апрельдә), Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды. Коръәнне уку көн саен сәгать 11.00-дә башлана һәм өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк. Җүзләрне Татарстанның Коръән хафизлары башкара. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.
Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу башланды
13 апрель 2021 ел 11:23
Соңгы яңалыклар
Танк полигонына 2,5 тонна хәләл тушенка тапшырылды. Ул хәрби операциягә китүче Татарстан солдатларына биреп җибәреләчәк
24 октябрь 2022 ел 13:00
Нәзарәт Татарстан солдатлары өчен 14 000 данә хәләл тушенка сатып алды. Акча җыю дәвам итә
24 октябрь 2022 ел 13:00
“Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте” китабы буенча бәйгенең җиңүчеләре билгеле
22 октябрь 2022 ел 16:03
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

