Бүген, Рамазан-шәриф аеның 1-нче көнендә (13 апрельдә), Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды. Коръәнне уку көн саен сәгать 11.00-дә башлана һәм өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк. Җүзләрне Татарстанның Коръән хафизлары башкара. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.
Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу башланды
13 апрель 2021 ел 11:23
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР мөслимәләре берлеге мөселман бәйрәмнәре хөрмәтенә кием өләшә
03 май 2023 ел 13:39
Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышлары узачак
02 май 2023 ел 09:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


