Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 21-нче көнендә (3-нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән очрашты. Хәзрәт КФУда ислам белеме үсеше юнәлешендә үткәрелгән чаралар, мөселман дин гыйлеменә багышланган конференцияләрдә катнашу, ачык лекцияләр алып бару мөмкинлекләре тудырылу өчен рәхмәтләрен белдерде. Җитәкчеләр киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итү, аеруча мәгърифәтчелек, мәгълүмати технология өлкәсендә яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүне дәвам итү хакында килештеләр. Мөфти һәм ректор хезмәттәшлекне җәелдерү эшлекле элемтәләр булдыруда файдалы нәтиҗәләргә китерәчәгенә өметләрен белдерде.
Мөфти КФУ ректоры белән күреште
03 февраль 2021 ел 14:40
Соңгы яңалыклар
“Ислам. Беренче адымнар”ның 12нче сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 150 кеше өйрәнде
02 декабрь 2023 ел 17:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



