Казанда, мөселманнарның күпсанлы үтенечләре буенча, янәдән “Коръән укырга өйрәнәбез” дип исемләнгән курслар башланып китте. Әлеге курслар кысаларында остазлар гарәп алфавиты, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръән укудагы махсус кагыйдәләр), “Идгам”, “Мад” кагыйдәләр төркеме, нечкә һәм калын хәрефләр, туктау кагыйдәләре һәм билгеләре һ.б. буенча дәресләр үткәрәчәк. Дәресләргә иллеләп ир-ат һәм хатын-кыз йөри. Алар аерым белем алалар. Мөслимәләр өчен Коръән өйрәнү буенча экспресс-курслар һәр дүшәмбе көнне Казанның Галиев мәчетендә уза. Экспресс-программа ике айга исәпләнгән. Ир-атлар өчен дәресләр тирәнәйтелеп дүрт ай дәвамында үтәчәк. Алар һәр сишәмбе шулай ук Казанның Галиев мәчетенә җыела.
Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен Коръән уку курслары башланды
02 март 2020 ел 15:23
Соңгы яңалыклар
Мөфти II Бөтенроссия мәгариф симпозиумына чит илләрдән килүчеләр белән очрашты
23 октябрь 2025 ел 16:22
Мөфти мәгариф симпозиумында: “Яңа Мәрҗаниләр һәм Барудилар чыксын өчен, шәкертләрне инкыйлабка кадәрге татар мәдрәсәләре программалары һәм дәреслекләре буенча укытырга кирәк”
23 октябрь 2025 ел 15:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы















