Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 8-нче көнендә, Нурлат мөхтәсибәтендә яшь мөселманнар арасында мини-футбол турниры узды. Анда Нурлат шәһәреннән, Киекле һәм Кизләү авылларыннан килгән 3 җыелма команда катнашты. Әлеге турнирда көзге каникуллар вакытында рухи-әхлакый курсларга йөрүче 25 бала көч сынышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, абсолют җиңүче дип Нурлат җыелма командасы танылды. Турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Шулай ук иң яхшы уенчылар да билгеләп үтелде.
Нурлат мөхтәсибәтендә яшь мөселманнар арасында мини-футбол турниры узды
05 ноябрь 2019 ел 16:26
Соңгы яңалыклар
Танылган татар хәзрәтләре республика районнарында халык белән очрашуларны дәвам итә
02 декабрь 2025 ел 14:56
Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга өләшенде
02 декабрь 2025 ел 10:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы










