Һәр Рамазан республика районнарында күптөрле чаралар уза. Азнакай мөхтәсибәте әлеге изге айны мәхәллә халкы өчен файдалы итеп оештырырга тырыша. Бирегә Рамазан вакытына Төркия Коръән-хафизы Әнбия Тыныч килде. Ул тәравих намазлары гына үткәреп калмый, ә көн дәвамында балаларны Коръән укырга өйрәтә. Өйлә намазыннан соң Ак мәчеттә Коръән-хәтем кылына, хафиз җитәкчелегендә апа-абыйлар көндә 1-2 дҗүзне укып чыгалар.
Һәр теләгән кешегә Ак һәм Зәңгәр мәчетләрдә ифтар ашлары үтә, тәравих намазларын исә шәһәрнең һәм районның барлык мәчетләрендә дә укырга була.