Бүген Буада шәһәр җәмәгать транспортында йөрү бушлай. Милләтенә һәм диненә карамастан барлык буалыларга мондый бүләкне район мөхтәсибәте ясады. Хәйрия акциясе Рамазан-шәриф ае тәмамлану уңаеннан оештырылды. Маршрутка чыккан өч автобуста да көне буе бер генә пассажирдан да акча алмадылар. Соңгы елларда Буада Ураза бәйрәме алдыннан мондый акция үткәрү традициягә керде.
Буада – бушлай автобуслар
09 апрель 2024 ел 13:39

Соңгы яңалыклар

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Ислам нигезләре” курсларын башлау хакында игълан итә
22 сентябрь 2020 ел 17:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы