29 нчы октябрьдә Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды. Чарада 6-12 яшьлек 60 бала катнашты. Рамазан хәзрәт балаларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормышыннан гыйбрәтле хикәя сөйләде һәм мөнәҗәтләр башкарды, балалар кушылып салават әйттеләр. "Тәрбия" үзәге остазлары балаларга Пәйгамбәребезнең ﷺ 40 яшенә хәтле булган тормышын шәүлә театрында күрсәтеп сөйләделәр. Иҗади өлештә балалар һиҗрәт вакыйгасын сәхнәләштерделәр. Интерактив уеннардан соң тәмләп пылау һәм самса белән сыйландылар. Чара күңелле квест, викторина һәм татлы бүләкләр белән тәмамланды.
Әти-әниләр, балалар чарадан бик канәгать калды, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чараны оештыруда катнашкан барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәте булсын!
Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды
31 октябрь 2022 ел 11:07

Соңгы яңалыклар

Югары Ослан мөхтәсибәтендә 1100 еллык уңаеннан Коръән бәйгесе һәм викторина үтте
09 март 2022 ел 16:22
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы