Рамазан хәзрәт Хисаметдинов район күләмендә узган «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә җиңү яулады
            10 март 2020 ел 09:20
    
                    
                1-нче февральдән Татарстан Республикасы районнарында “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгеләре узды. Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов әлеге конкурсның муниципаль турында җиңү яулады һәм Балык бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдиновның дипломы белән бүләкләнде. Моннан тыш, Рамазан хәзрәт 7-нче март көнне әлеге конкурсның республикакүләм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Аларны «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева котлады. “Дөньяви бәйгеләрдә дин әһелләренә югары бәя бирүләре сөенечле күренеш”, – дип уртаклашты Рамазан хәзрәт үзенең хис-кичерешләре белән.                                
                           
                  Соңгы яңалыклар
     
        28 декабрь 2018 ел 14:42
      
        28 декабрь 2018 ел 10:57
      
        26 декабрь 2018 ел 09:02
      
        19 декабрь 2018 ел 10:18