Кичә, изге җомга кичендә, Актанышта районкүләм ифтар үтте. Районда беренче тапкыр мондый киң масштабта оештырылган ифтарда йөзләгән кеше - районның башкарма комитет җитәкчесе Э. Н. Фәттахов, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр катнашты.
     Дәрәҗәле кунакларга килгәндә, изге рамазан аеның 24 нче көнендә Актанышка махсус ифтар өчен ТР МДНнең дәгъват белгече – “Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов килгән иде. Аның белән беррәттән районкүләм ифтарда Төркиядән килгән Ариф хәзрәт тә катнашты.
    “Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы актанышлылар белән  аралашты, рамазан ае, Ураза гаете хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.
Районыбыз имам -  мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазы укылды. 
"Актаныш" спорткомплексында исә  ифтар ашы әзерләнгән иде. Биредә авыз ачу мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелеп дога кылынды.







