3 март көнне 10.00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең чаңгы базасында “Сәламәтлек юлы” (“Лыжня здоровья”) бәйрәме узачак. Хатын-кызлар бер километрлы дистанциядә ярышачак. Бәйрәмгә балалар белән бергә көтеп калалар, алар өчен актив уеннар, эстафеталар оештырылачак. Чаңгы базасында чәй эчү, җиңүчеләрне бүләкләү каралган.