Намаз вакытлары

Таблицага аңлатма

1.      Иртәнге намаз. Иртәнге намаз вакыты таң беленү белән керә.

2.      Таң беленә. Ураза тотарга теләгән кешеләр таң беленгәнче сәхәрләрен тәмам кыларга тиеш булалар. Төнге һәм витр намазларын укучылар таң беленгәнче укып бетерергә тиеш булалар.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ белән таң кушылу сәбәпле, сәхәр вакыты таң беленү белән түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш чыкканчы 2 сәгать алдан тәмамлана.

3.      Мәчетләрдә укыла. Татарстан мәчетләрендә иртәнге намаз шушы вакытта укыла.

4.      Кояш чыга. Бу вакытта кояш чыга башлый һәм шушы вакытка хәтле иртәнге намазны укып бетерергә кирәк.

5.      Зәвәл. Зәвәл ул кояшның иң югары ноктадан авыша башлавы һәм өйлә намазының вакыты керүен белдерә.

6.      Өйлә намазы. Татарстан мәчетләрендә өйлә намазы шушы вакытта укыла.

7.      Икенде намазы. Хәнәфи мәзһәбе буенча икенде намазының вакыты һәр нәрсәнең шәүләсе зәвәл вакытындагы шәүләсеннән тыш үз озынлыгына караганда ике тапкыр озынрак булу белән керә.

8.      Ахшам намазы. Ахшам намазы кояш тулысынча батып бетү белән керә. Ураза тоткан кешеләргә бу вакытта авыз ачырга кирәк була.

*Әгәр берәр җирдә (мәсәлән, күп катлы йортларының өске катларында) кояшның дискы горизонтта югалып бетмәсә, югалып беткәнен көтәргә кирәк була. Аңарчы ахшам намазын укырга һәм авыз ачарга ярамый.

9.  Ястү намазы. Ястү намазының вакыты горизонтта шәфәкъ кызыллыгы югалу белән керә.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы бетмәү сәбәпле, ястү намазының вакыты шәфәкъ кызыллыгына карап түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш батканнан соң, 1 сәгать 30 минут калдырып укыла.

10.  Кыйбла. Бу вакытта кояш нәкъ кыйбла юнәлешендә була.

Шәһәрне, яки районны сайла:

Алдагы 30 көнгә намаз вакытлары

Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы
Таң беленә Мәчетләр-дә укыла
01.01.2026
02.01.2026
03.01.2026
04.01.2026
05.01.2026
06.01.2026
07.01.2026
08.01.2026
09.01.2026
10.01.2026
11.01.2026
12.01.2026
13.01.2026
14.01.2026
15.01.2026
16.01.2026
17.01.2026
18.01.2026
19.01.2026
20.01.2026
21.01.2026
22.01.2026
23.01.2026
24.01.2026
25.01.2026
26.01.2026
27.01.2026
28.01.2026
29.01.2026
30.01.2026
31.01.2026
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды
Яңалыклар архивы